11 август көнне «Гаилә» паркында Үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән «Бишектән үк фольклор» дип исемләнгән уен программасы ишегалды балалары өчен кызыклы һәм танып-белүгә булышлык итәрлек узды. Балалар фольклор – халык әкиятләре, җырлар, табышмаклар, такмаклар, тизәйткечләр, халык сәнгате һәм иҗаты дөньясына чумдылар. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева балаларны телдән халык иҗатының төрле төрләре: халык әкиятләре, мәзәкләре, бишек җырлары, такмаклар, халык иҗаты һәм сәнгате белән таныштырды. Балалар тизәйткечләр әйтүдә ярыштылар, халык әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, «Казлар һәм бүре», «Әтәчләр сугышы» дигән хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара яшь китап укучыларга аларны халык иҗаты бишектән башлап озата баруы турында искәртте. Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алдылар.