Депутатлар игътибарына ике сорау тәкъдим ителде, алар буенча даими комиссия утырышында алдан фикер алышынган иде:
- «2023 елга һәм 2024, 2025 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында»;
- «Ютазы муниципаль районының 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Ютазы район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 88 номерлы III утырышы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында».
Сораулар белән финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова чыгыш ясады.
- Муниципаль район бюджетының керем өлешенә 67,2 млн.сумга арту ягына үзгәрешләр кертү планлаштырыла, шул исәптән башка дәрәҗәләрдәге бюджеттан кире кайтарылмый торган керемнәр 63 млн. сумга, дәүләтнеке булмаган оешмалардан максатчан керемнәр хисабына 3,4 млн. сумга һәм салым булмаган керемнәрне 652,7 мең сумга төгәлләштерү исәбенә .
Чыгымнар өлешен 90 млн. сумга арттыру планлаштырыла.
Депутатлардан тыш, утырышта район прокуроры, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлек начальниклары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Депутатлар яңгыраган сораулар буенча тиешле карарлар кабул итте.