Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Ютазы - Азнакай велокроссы. Районнарның спорттагы дуслыгы
2013 елның 6 июле, шимбә
Безнең районда игълан ителгән Велосипедчы елы кысаларында Ютазы – Азнакай маршруты буенча велоузыш үтте.
Күрше районнар башлыклары велоузышны елның иң төп спорт вакыйгасына – күптән түгел ачылган җәйге Универсиада уеннарына багышлады. Кросста егермедән артык кеше - район башлыгы, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, спортчылар, башкарма комитет һәм район советы хезмәткәрләре катнашты. Сүз уңаенда, мондый велокросс уздыру идеясе – велоспортны ихлас яратучы район башлыгы Рөстәм Нуриевныкы.
Юл-транспорт хезмәте машиналары озатуындагы төркем районның иң күркәм почмагы – Кымыз Таудан старт алды. Ике сәгать эчендә кыска өч тукталыш белән велосипедчылар 45 чакрымга якын ара уздылар. Катнашучыларның чыдамлыгына ис китәрлек. Алар текә юлларны буйсындырып, түбәнгә таба төшкәндә генә ял итеп бардылар.
Июль челләсеннән һәм физик киеренкелектән талчыккан ютазылылар беренче тукталышны Азнакай районы Таллы Бүләк авылы янындагы чишмә кырына ясады. Башка ике тукталыш мәҗбүри тукталышлар булды, чөнки кунакчыл азнакайлылар озак көтелгән кунакларны сыйламыйча җибәрергә теләмәделәр. Карамалы авылында велокросста катнашучыларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән каршылады. Биредә велосипедчыларны хуш исле чәй, күпереп пешкән икмәк, тәбикмәк һәм чәкчәк белән сыйладылар, шат җырлар һәм биюләр белән күңелләрен ачтылар. Безнең спортчыларга Азнакай районы җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук җирле велосипед сөючеләр дә кушылдылар. Алар финишка шәһәр үзәгендәге фонтан янына тукталдылар.
Мәйданда ютазылыларны таң калган шәһәр халкы һәм җитәкчеләр көтеп торды. Каршылаучыларның кәефе шәп иде, алар ютазылыларның спорт батырлыгын алкышларга күмделәр. Чараның рәсми өлешен ачып, күрше районнар башлыклары һәм элекке дуслар Шәйдуллин һәм Нуриев бүләкләр алмаштылар һәм Азнакай җире кунакларын һәм хуҗаларын сәламләделәр. Рөстәм Нуриев азнакайлыларны массакүләм рәвештә велосипедларга утырырга чакырды. “Ютазы һәм Азнакай районнары кебек районнар өчен велосипед – алыштыргысыз транспорт төре, - дип билгеләп үтте ул. – Бу акчаны реаль янга калдыру гына түгел, сәламәтлек, көч һәм хәрәкәт тә”. Район кунаклары өчен җирле үзешчән артистлар зур булмаган концерт программасы әзерләгәннәр иде, аннары кунаклар үз көчләрен тергезү өчен кафега юнәлде.
Светлана СЛУЖАЕВА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз