«Журналия иле»

2022 елның 12 августы, җомга

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Гаилә паркында кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Журналия иле» дип исемләнгән балалар журналлары күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр. Китапханәче Илсөяр Шәрипова яшь китап укучыларны балалар журналлары белән таныштырды һәм танып-белү викторинасы үткәрде. Табигатьне яратучылар, урманнарга йөрүдән, елгаларда коенудан курыкмаучылар, хайваннарның һәм үсемлекләрнең серләрен белергә теләүчеләр өчен «Безне теләсә кайсы вакытта да зирәк табигать өйрәтә» дигән бүлек рәсмиләштерелгән иде, анда «Филя», «Тошка», «Пульс природы» журналлары тәкъдим ителде. Кызлар бүлегендә кызлар өчен «Маруся», «Волшебный», « «Мне 15», «Классный», «Классная девчонка» журналлары тәкъдим ителде. Китапханәнең иң кечкенә укучылары өчен «Мурзилка», «Веселые картинки», «Кузя», «Непоседа» журналлары битләрендә бик күп кызыклы хикәяләр, әкиятләр, санамышлар, комикслар, уеннар, раскраскалар, шулай ук язучылар һәм рәссамнар турында танып-белү материаллары күрергә мөмкин. Балалар бик күп файдалы журналлар турында белделәр, уку белән мавыгып, үзләренә ошаган басмаларның битләрен кызыксынып актардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International