Сезне бәйрәм - Физкультурачылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм бөтен ил буенча киң билгеләп үтелә һәм бик күп кешеләрне – атлетларны, тренерларны, физик культура өлкәсе хезмәткәрләрен, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны берләштерә.
Массакүләм спортны үстерү - дәүләтнең өстенлекле бурычы.
Районда булган спорт объектларында - “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексында, “Энергия” стадионында, “Батыр” спорт комплексында, Ютазы авылындагы чаңгы базасында, боксчылар залында һәм универсаль кортта милли көрәш, грек-рим көрәше, бокс, йөзү, чаңгыда узышу, гер спорты, җиңел атлетика, футбол, волейбол, баскетбол, хоккей, өстәл теннисы, шашка, шахмат, картинг кебек спорт төрләре үстерелә.
Универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Ютазы районында 30дан артык спорт мәйданчыгы һәм җәмәгать киңлекләре төзелде һәм эшли, анда урам тренажерлары урнаштырылган.
Без киләчәктә дә спорт инфраструктурасын камилләштерүгә, белгечләрне, тренерларны, педагогларны әзерләүгә зур игътибар бирәчәкбез.
Безнең горурлыгыбыз - ул район данын республика һәм Бөтенроссия ярышларында яклаучы спортчылар!
Һәр кешенең, яше һәм һөнәренә карамастан, яраткан спорт төре белән шөгыльләнә алуы мөһим, чөнки спорт характерны чыныктыра һәм ихтыяр көче тәрбияли, кыенлыкларны җиңәргә, куелган максатка үҗәтлек белән ирешергә өйрәтә.
Кадерле райондашлар, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнегез! Спортка үз гаиләгезне, дусларыгызны һәм иптәшләрегезне җәлеп итегез!
Барыгызга да нык сәламәтлек һәм рухи көч, бәхет, зур казанышлар һәм җиңүләр телим!
Бәйрәм белән!
Район башлыгы
А.Ә. Шәфигуллин