15 август район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәйтелгән киңәшмә узды.

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Район башлыгы Аяз Әдип улы, Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен һәм Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан, «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы тренеры Гариев Газинур Гамбәр улын, шулай ук чаңгы ярышлары буенча тренер Гыйздетдинов Таһир Вагыйз улын, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау буенча доклад белән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү секторы мөдире Луиза Әхмәтова чыгыш ясады. Киңәшмә ахырында район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш торышы турында хәбәр иттеләр. Атнаның төп бурычлары:
- "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясен уздыру;
- урып-җыю кампаниясе;
-район мәдәният йорты каршындагы төзелеш эшләре барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International