Дуслык территориясендә совет рок-музыканты Виктор Цой истәлегенә багышланган кичә узды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

1990 елның 15 августында бөек музыкант фаҗигале төстә һәлак була, бу безнең илдә күп кенә кешеләрне шок хәленә китерә.

Чара башлангач, тамашачылар В.Цойны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Кичәнең яшь кунаклары В.Цойның - «Кояш дип аталган йолдызның» биографиясенең һәм иҗатының якты фактлары белән кызыксынып таныштылар. Ә «80нче еллар рок-музыка идолы»ның чын тарафдарлары  музыкант вафатыннан соң күп еллар үткәч тә, аның текстлары үз актуальлеген югалтмый, дигән фикергә килде.

Тамашачылар зур кызыксыну белән безнең район музыкантлары Гыймадиев Румил һәм Ахунов Ирек башкаруында В.Цой репертуарыннан җырлар тыңлады. Шулай ук Румил белән Ирек үзләренең автор җырларын да башкарды.

Гитарада уйнаучыларга Ирек Ахунов мастер-класс күрсәтте.

Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International