Урыссуның 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Ташкичү авылы мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм программасы әзерләгәннәр

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бәйрәмдә китапханәче Афлятунова Люция Урыссу шәһәр тибындагы поселогы тарихы һәм аның үсеше турында сөйләде.

Ул җыелучыларга үзләренең иҗаты, таланты, төрле өлкәләрдәге казанышлары белән безнең районны таныткан күренекле кешеләр, табигать истәлекле урыннары турында бәян итте.

Китапханәче кунакларны районга багышланган әдәбият белән таныштырды һәм укырга тәкъдим итте.

​ Аннан котлау сүзләре белән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Рамил Кәбир улы чыгыш ясады. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм Урыссу поселогына алга таба да үсеш һәм чәчәк атуын теләде.

Бәйрәмне Ташкичү авыл мәдәният йорты үзешчәннәре дәвам итте. Авыл халкын һәм кунакларын Ләйсән Таҗиева, Рәмзия Таҗиева, Илнар Садыйков үзләренең җырлары белән сөендерделәр. Концерт программасы күңел ачу уеннарына күчте.

Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды. Авыл халкы аралашты, үткән еллар вакыйгаларын искә төшерделәр, күчтәнәчләр белән сыйландылар һәм өйләренә, үзләре белән яхшы кәеф алып,  таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International