Алар - үз эшләренең осталары

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Алар үз бизнесларын үстерүгә үзмәшгульләр сыйфатында 150шәр мең сум акча алганнар.

Субсидия акчасын кызлар чыгым материаллары, җайланмалар сатып алуга тоткан... Хәер, барысы да тәртип буенча. Шулай итеп, Эльвира Новикова белән танышыгыз. Аңа 35 яшь һәм ул быел үз бизнесын башлап җибәргән. Хатын-кызлар һәм ир-атлар прическлары буенча мастер, шулай ук барбершоп булып хезмәт күрсәтә - сакал һәм мыек формалаштыра.

- Мин һәрвакыт иҗади эш турында хыялландым, - ди Эльвира. – Бер бүлмәле фатир сатып алдым. Торак бүлмәне торак булмаган бүлмәгә күчерү буенча тиешле документлар рәсмиләштердем. Ремонт ясадым, кирәкле җиһазлар сатып алдым һәм, әлбәттә, хезмәттәшләр таптым. Чәчтарашчы Гөлнар Муллагалиева һәм тырнаклар сервисы мастеры Диана Гунько әлеге офиста мәйданны арендага алып, үз эшләрен алып баралар. Менә шулай эшлибез. Һәрберебезнең үз клиентлары бар.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Зилә Хисмәтуллина сүзләренә караганда, ул кызлар белән төзелгән социаль контрактны алып бара. Ягъни алар ел дәвамында керемнәре һәм бизнеста эшләр торышы турында хисап тотарга тиеш. Үз эшегезне башлап җибәрүгә финанс ярдәме булыштымы, дигән сорауга Гөлнар да, Диана да : “Әлбәттә” -   дип җавап бирделәр. Мин чәчтарашханәгә кергәндә, алар нәкъ менә эш вакытында иделәр – Гөлнар белән Эльвира чәч кисә, Диана маникюр ясый. Алар тарафыннан прическлар һәм маникюралар буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең спектры шактый киң. Аларны тыңлагач матурлык – даими үзеңне карауны таләп итә икән, дигән фикер ныгый. Ә без барыбыз да Урыссудагы гүзәл затлар ничек елдан-ел чибәрләнә бара икән, дип уйлыйбыз. Ә җитди әйткәндә, үзен һөнәрдә табарга теләгән кеше, һәрвакыт үз хыялларын һәм планнарын тормышка ашыру мөмкинлеген эзли. Яткан таш астына су акмый. Безнең геройлар үз эшләренең осталары булырга теләгән һәм максатларына ирешкәннәр. Социаль программалар ярдәмендә, әлбәттә.

 

Үзмәшгульлек буенча белешмә

 

Социаль яклау бүлегендә хәбәр итүләренчә, 2022 ел башыннан социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр арасыннан 100 социаль контракт төзелгән, аларның 27се – үзмәшгульлекне оештыруга. Шунысы игътибарга лаек, программа эшли башлаганнан бирле субсидия арта. Әйтик, 2020 елда кешегә үзмәшгульлек программасы буенча - 50 мең сум, ә 21дә – 75 сум бүленсә, быел - 150 мең сум. Моның әһәмияте аз түгел, бу юнәлештә финанс ярдәме тагын артырга тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International