Урыссу поселогы “ТРның иң төзек торак пункты” конкурсында икенче булды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Торак пунктлар арасында төзекләндерү буенча республика конкурсы һәр елны җиде номинациядә үткәрелә.

«Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсы йомгаклары буенча Ютазы районы Урыссу шәһәр тибындагы поселогы «Торак пунктлар» номинациясендә бишенче категорияле Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең  2 дәрәҗә дипломына һәм 259 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды.

«20 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлар»ның бишенче категориясендә Азнакай районының Актүбә поселогы – беренче урынны, Урыссу поселогы - икенче урынны яулады, өченчедә – Актаныш авыл җирлеге.

“Күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма» номинациясендә төзекләндерүдә халыкның актив катнашуы өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы һәм 96,2 мең сум күләмендә акчалата премия белән Ютазы районының «Удача» ТМШ бүләкләнде.

Конкурс кагыйдәләре буенча 2021 елда уңышлы төзекләндерү үткәрелгән һәм ТКХ системасында уңай үзгәрешләр булган торак пункт җиңүче була ала.

Әлеге конкурсны Татарстан Төзелеш министрлыгы 2007 елдан бирле җиде номинациядә үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International