7 августтан 18 августка кадәр Белоруссиядә самбо буенча тренировка җыеннары узды.
Аларда йөздән артык кеше катнашты. Тренировкалар физик яктан авыр булды. Спортчыларга көненә өчәр тренировка үтәргә туры килде. Бу мораль йөкләнеш тә.
Ютазы районының яшь самбочылары җыеннарны лаеклы үттеләр. Әгәр беләсегез килсә, алар РФның атказанган тренеры Роберт Җәләевның бәһасез тәҗрибәсен үзләштерделәр.