«Безнең белән боегырга мөмкин түгел»

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

 

18 август көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Гаилә паркында «Безнең белән боегырга мөмкин түгел» дигән викторина үткәрделәр. Балалар әдәби әсәрләрне, персонажларны, китап авторларын белү буенча «Исем өстә», “Геройны бел», «Автор кем”, “Бу әкиятләр нинди гүзәл әйбер” , “Блиц-турнир" кебек мавыктыргыч биремнәр үтәделәр. Чара барышында мастер-класс үткәрделәр -балаларны кәгазь конвертлар ясарга өйрәттеләр. Чара ахырында балаларны китапханәгә - каникулларда уку өчен китап сайларга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International