22 августта Россия флагы көне билгеләп үтелә - ул Россия халкының барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Бу дата уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Гаилә» паркында патриотик квиз үткәрделәр. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе балаларга беренче флагның кайчан һәм ни өчен барлыкка килүе турында сөйләде, шулай ук Россия флагының символик әһәмияте белән таныштырды һәм аның Ватаныбыз тарихындагы ролен ачты. Аннары чарада катнашучылар Россия Федерациясе символикасы һәм тарихы буенча үз белемнәрен тикшерделәр. «Россия символлары», «Мин Россиядә яшим» уеннарында катнаштылар, «Россия флагы горур җилферди» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «өч төстәге» табышмакларга җавап эзләделәр. Ахырда җитезлеккә «Сафта әләмне тапшыру» һәм « Кем флагны тизрәк алып килә» эстафеталарында катнаштылар.