Бүген авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Бәйрәкә авылында кызы гаиләсе белән яши. Әмма аның тормышы һәрвакыт Ташкичү авыл җирлегенә кергән Хөррият авылы белән бәйле булган. Шуңа да юбилярны котларга ике җирлек башлыгы: Ташкичү җирлегеннән - Рамил Валеев һәм Бәйрәкә авыл җирлегеннән Альбина Әхмәтшина килде. Ә район җитәкчелеге исеменнән Мәүлетҗан Шәрипҗан улын район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Бу көнне йорт кунаклар белән тулы иде, өстәлләр төрле тәм-томнардан сыгылып торды. Йортта мактаулы урын тантана сәбәпчесенә бирелде. Ул тыйнак кына, әйтерсең лә зур игътибардан ниндидер уңайсызлык кичергәндәй утырды. Юбилярга Ильясов һәм Әхмәтшина тарафыннан бүләкләр тапшырганнан соң, Валеев сүз алды.
- Бәйрәкәлеләрдән соң миңа да сүз тотарга рөхсәт ителде, - диде ул, чараның беркадәр рәсми тоныннан соң, шаяртып. - Мәүлетҗан абый - минем беренче остазым. Тукай исемендәге колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Комбайн-Нива СК-5 ПУН иде. Минем остазым шундый дәрәҗәдә яшь кешеләрнең хисләрен аңлаган ки, еллар узгач кына бу сыйфатның акыллы, өлкән кешеләргә генә хас булуын аңлыйсың. «Майладыңмы?"- дип сорый иде ул кырга килгән ярдәмчесеннән. «Әйе-е-е!» - дип мин алдавымны сиздермәскә тырыша идем. Мәүлетҗан абый, яшүсмернең дөрес әйтмәгәнен сизеп: «Ярый, иртәгә майларсың», - дип кенә әйтә иде. Минемчә, нәкъ менә шундый кешелеклелек сыйфатлары әле ныгып бетмәгән үсмернең күңеленә үтеп керә, аларның өмете өзелергә мөмкинлек бирми.
Үткән хезмәт юлы турында сөйләгәндә, вакыйга герое ничектер җанланып китте, үзе дә хатирәләргә бирелде. Ике җирбагарның бу диалогын тыңлап, ирексездән, элеккеге комбайнчылар булмый икән, дигән фикер ныгыды. Юбиляр авыл хуҗалыгы производствосында 1963 елдан бирле эшләгән. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Менә алар – өй тулы оныклар, оныкчыклар, киленнәр һәм кияүләр. Бар да шундый тәрбиялеләр ки – шаулашкан беркем юк. Нәрсә әйтәсең, шундый нәселдән алар!