"Мәктәп" автобусларына - аерым игътибар!

2022 елның 20 августы, шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган «Автобус» профилактик чарасы кысаларында Ютазы ЮХИДИ бүлегенең инспекторлар составы 2022 елның 19 августында мәктәп автобусларын карап чыкты.

 

Автобуслар гамәлдәге техник карап чыгу (автобуслар өчен һәр алты ай саен), тагограф һәм машина йөртүче картасы, пассажирлар йөртү өчен кирәкле барлык документлар, лицензияләр, юл кәгазе, барлык кирәкле техник чаралар булу-булмавы тикшерелде. Автобусларның техник торышына аерым игътибар бирелде.

Ютазы муниципаль районы территориясендә пассажирлар һәм мәктәпкә укучылар йөртүне  «Транспорт» ҖЧҖ башкара. Мәктәп автобуслары йөртүче барлык 10 автобус та тиешле техник таләпләргә туры килә. 2022 елның 7 аенда Ютазы районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International