19 август Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Урыссу бистәсенең 75 еллыгына багышланган велопоход үткәрде.

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Велосипедчылар стартны Урыссу бистәсенең «Яңарыш» паркыннан алдылар. Аларга «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагерена барып, зыян күрмичә кире кайтырга кирәк иде. Велопоходта катнашучыларны медицина хезмәткәре, ЮХИДИ һәм полиция автомашиналары озатып йөрде. «Дубравушка» га барып җиткәч, велосипедчылар тәмле ботка белән сыйландылар һәм кире юлга кузгалдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International