Россия флагы, герб һәм гимн белән беррәттән, дәүләтебезнең нигезе, аның төп символы булып тора. Барлык чорларда да Россия дәүләте флагы Ватаныбызның куәтен һәм бөеклеген чагылдырды. Дәүләт символикасының бүген дә барлык кешеләр тарафыннан хөрмәт ителүе, үз илең өчен горурлык хисе уятуы бик мөһим.
Безнең флаг үз эчендә тарих саклап, өч изге төс белән үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бәйләп тора.
Ак төс – чисталык, зәңгәр – намуслылык, ә кызыл төс –россиялеләргә хас булган кыюлык һәм киң күңеллелек дигәнне аңлата.
Бәйрәм белән сезне! Тынычлык һәм иминлек телибез.
Барлык ютазылыларны һәм район кунакларын «Без үз илебез белән горурланабыз» бәйрәм концертына 16.00 сәгатьтә «Гаилә» паркына чакырабыз.
Район башлыгы А.Ә Шафигуллин