Кәрәкәшле авыл китапханәсендә «Россия флагы горур җилферди» дип исемләнгән мәгълүмат көне үткәрелде

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында Кәрәкәшле авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Россия флагы горур җилферди» дип исемләнгән Мәгълүмат көне үткәрде.

 

Әлеге чарага балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларын чакырдылар. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, Россия дәүләт символларының әһәмияте һәм мөһимлеге турында сөйләде. «Россия флагы төсләре» флешмобында битләренә триколор рәвешендәге гримлы фото ясадылар. Балалар шулай ук «Паровоз», «Ак. Зәңгәр. Кызыл», "Кем иң көчле" уеннарында катнаштылар. Без барлык балалар да илебез символларына хөрмәт белән карыйлар, патриотлар булып үсәләр, Ватанны яраталар һәм безнең Россия гражданнары булуыбыз белән горурланалар, дип ышанабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International