Ел саен 22 августта Россиядә РФ Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Россиядә бер генә бөтенхалык бәйрәме дә Дәүләт флагын күтәрүдән башка узмый.

 

Россия триколорының гасырлар төпкеленә киткән тарихы бар. Шундый хакыйкать мәгълүм: кешегә гомере башында салынган нәрсәләр аның хәтерендә мәңгегә кала.

 

Бу көнне Урыссудагы 2 санлы мәктәбендә «Флаг көне» дигән күңел ачу чарасы узды, анда балалар Россия флагы барлыкка килү тарихы һәм дәүләтебез өчен аның әһәмияте турында белделәр, РФ гимнын җырладылар һәм рәсем конкурсы үткәрделәр.

Барлык балалар да илебез символларына хөрмәт белән карыйлар, патриотлар булып үсәләр, Ватанны яраталар һәм Россия гражданнары булулары белән горурланалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International