Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Әлеге мөһим, истәлекле датага багышлап Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә» паркында кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Өч төстәге, горур Ватан әләме» дигән патриотик викторина үткәрделәр. Чара барышында китапханәче Кадрия Загретдинова балаларга Россиядә беренче тапкыр Дәүләт флагы кайчан барлыкка килүе, һәр дәүләтнең нинди дәүләт символлары барлыгы һәм алар нәрсә белдерүләре турында сөйләде. Аннан соң балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, «Тарихи», «Президент», «География», «Символик», «Акыллы кызлар һәм малайлар» бүлекләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук балалар бик теләп Туган ил турында шигырьләр укыдылар һәм эстафетада катнаштылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга да триколор-тасмалар таратылды.