Урыссудагы 4 нче номерлы балалар бакчасында Россия флагы бәйрәме узды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Патриотик тәрбия гомуми тәрбия процессының бер өлеше булып тора, системалы һәм максатчан эшчәнлек алып баруны күздә тота, балаларга Россия Федерациясе символларын – Герб, Флаг, Гимнны, башка Россия символикасын тирән хөрмәт һәм ихтирам итү хисләре тәрбияли.

                         

22 август көнне  Урыссудагы №4 балалар бакчасында “Россия флагы көне” патриотик бәйрәме узды. Бу көнне «Флаг көне» күңел ачу чарасы үтте, анда балалар Россия әләме барлыкка килү тарихы һәм безнең дәүләт өчен аның әһәмияте турында белделәр. Күңел ачу чарасының төп максаты -балаларга бәйрәмнең тарихы, Россия дәүләт символларының мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләү.

 

Аңа кадәр «Туган илнең триколоры» дип исемләнгән таныштыру әңгәмәләре - презентацияләр үткәрелгән. Герб һәм Россия флагы турында әңгәмә балаларны бик кызыксындырды. Алар безнең герб, флаг символларының әһәмияте турында тагын бер кат сөйләштеләр, Россиянең төп җыры – гимн булуын искә төшерделәр. "Ватан флагы" дигән темага иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды, барлык эшләр дә матур килеп чыккан. Балалар «Ватан» музыкаль – спорт чарасында катнаштылар. Анда шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International