22 август район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәйтелгән киңәшмә узды.

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Ютазы муниципаль районында 2021 елда һәм 2022 елның 6 аенда яшьләр сәясәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Галләмова Регина Артур кызы чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш һәм райондагы хәлләр турында хәбәр иттеләр.
Атнага төп бурычлар:
- "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясен үткәрү;
- Республика көнен уздыру;
- капиталь ремонттан соң мәгариф учреждениеләрен тапшыру;
- гриппка каршы прививка ясау кампаниясен башлау;
- көзге культуралар чәчүгә керешү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International