Урыссу поселогының «Гаилә» паркында Россия флагы көненә багышланган чара узды.
Безнең байрак - горур, безнең эш – хак.
Кичке парк матур җырларга күмелде, аларны район артистлары һәм иҗат коллективлары башкарды. Менә эскәмияләрдә өлкән яшьтәге гаилә парлары тын гына әңгәмә кора, нәниләре белән кайгыртучан әниләр һәм әтиләр йөри. Яшь әти шат көлгән нарасыен югарыга чөйде. Уен мәйданчыклары арасында чар-чар килеп балалар чабыша... Тынычлык. Бу халәттә яшәү күңелле һәм йөрәккә рәхәт. Егет һәм кызның кулларында горур җилфердәгән Россия флагы – тормышның үзен – иҗадилыгын, конструктивлыгын гәүдәләндерә.
Урыссулыларның язмышы, мөгаен, башкалардан да артыграк үз илләре белән тыгыз бәйләнгәндер. Нәкъ менә Урыссу кырыс елларда илнең нефть тармагын үстерү һәм фашист илбасарларын җиңү өчен кирәкле энергетика потенциалын тәэмин итә. Киләсе ял көннәрендә без Урыссу поселогының 75 еллыгын һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәбез. Безнең, татарстанлыларның үсеш юлы Россия белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә безнең өчен, ютазылылар өчен өч әләм гасырлар буе янәшә җилфердәячәк. Бу байраклар астында безгә яшәргә һәм иҗат итәргә, киләчәк буыннарга генетик код тапшырырга тиешбез. Үз эченә күп гасырлык тәҗрибә, гореф-гадәтләребезне сеңдергән кодны. Без аларның хатирәсенә тап төшерергә, үз-үзебезгә тугры калырга тиеш. Әлеге чара нәкъ менә шул шигарьне күздә тотып оештырылган да инде.