Заманча медицина җиһазлары «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынган.
Подрядчы оешма «Капиталь төзелеш идарәсе» ҖЧҖ сүтү һәм монтаж эшләрен башкара: тиздән кайтачак КТ-аппаратка нигез ясау һәм идән ныгыту бара. Рентген саклау пыяласы һәм сплит-система урнаштыру көтелә.
КТ-аппаратны урнаштыру эшен оештыруда Ютазы районы җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә.