Чәчәкләргә күмелгән авыл…

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Иске Урыссу авылы халкы «Чәчәккә күмелгән өйтүр-бакча» бәйгесендә бик теләп катнаша.

Бәйгене Урыссу авыл җирлегенең хатын-кызлар советы, аның рәисе Зира Кашапова һәм Равия Садыйкова җитәкчелегендә эшләп килүче ветераннар советы оештыра. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге башлангычның максаты - искеурыссулыларның хезмәт сөючәнлеген, тирә-юнь дөньяны яхшырак итәргә тырышуларын тагын бер кат күрсәтү.

- Әлеге конкурс икенче ел эшли, - ди Зира Габбас кызы. – Быел иң яхшылар өч номинация буенча билгеләнәчәк: “Иң матур өйтүр-бакча», “Иң өлкән яшьтәге чәчәкләр үстерүче», “Оригиналь чишелеш”. Хәер, барлык катнашучылар да теге яки бу дәрәҗәдә бүләкләнәчәк инде. Моннан тыш, мондый конкурс авыл бюджет учреждениеләре арасында да үткәреләчәк. Биредә башка номинацияләр дә бар. Киләсе елга Совет урамы буенча тротуар янында чәчәкләр утыртырга планлаштырабыз.

 

– Ә нинди чәчәкләрне өстен күрәсез - күпьеллыкларнымы, берьеллыкларнымы? – дип сорыйм Зира Кашаповадан.

 

- Күпчелек очракта - берьеллыкларны һәм йорт хайваннары ашамый торганнарын, - дип җавап бирә ул, үз ишегалдындагы өйтүр чәчәкләргә күрсәтеп. - Менә, карагыз, сыерлар чәчәкләр яныннан уза һәм аларны  ашамый. Моны аңлау тәҗрибә белән килә. Сүз уңаенда, “орлык фондым”  ел саен яңартылып тора – тартмалап орлык җыям һәм авылдашларга өләшәм.

Кашапова йорты коймасындагы "чәчәк ата торган" хатын-кызлар сумкалары - бу бик үзенчәлекле. Ә менә 94 яшьлек педагог-ветеран Минәвәрә Хәкимованың яңа гына су сипкән чәчәк түтәлләре. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Минәвәрә Якуп кызы чәчәкләр үстерүен дәвам итә - аның ишегалды чәчәкләргә күмелеп утыра. Без бөтен авылны йөреп чыктык, Зинфира Ильясова, Венера Хафизова, Рәзилә Идиятова һәм Гөлсинә Вәлиева өйтүр-чәчәклекләре янында тукталдык. Бөтен авыл чәчәккә күмелгән.

Конкурс нәтиҗәләре 30 август көнне Иске Урыссу авылында узачак чарада игълан ителәчәк. Традиция буенча, чәчәкләр бәйрәмендә авыл кешеләре җиңүчеләр һәм призерлар өчен куанырга, илһам алырга һәм чәй табыны артында аралашырга җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International