Җәй үтүгә карамастан, ул бик күп күңелле хатирәләр калдырды.
Кичә "Гаилә" паркында «Сау бул, җәй» дип исемләнгән уен программасы узды. Балалар җәйнең нәрсә икәнен сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, биеделәр, уйнадылар. Сабыйларның җәй турында җылы хатирәләре калачак: якты кояш, татлы туңдырма, диңгездә коену һәм, әлбәттә, чәршәмбе көнне район мәдәният йорты методистлары белән бергә күңелле уен программаларында катнашу. Бүген балалар паркын малайлар һәм кызларның көлүе, күңелле музыка чолгап алды. Ничек кенә моңсу булмасын, балалар бүген җәйгә "Хуш бул, җәй!" диделәр. Ә без балаларга үз чиратыбызда: «Яңа очрашуларга кадәр, безнең кечкенә дусларыбыз», - дибез. Чара ахырында барлык балалар да истәлекле бүләкләр алдылар.