24 августта Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Идел буе федераль округының «Бергәлек» форумы уза

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Форумның оештыручысы - РФ Иҗтимагый палатасы.

 

«Бергәлек» форумы – танышу, тәҗрибә уртаклашу, актив гражданнарның хакимият органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлеге өчен ачык мәйданчык.

Форумда катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, активистлар, ихтыярилар, волонтерлар, журналистлар, эшкуарлар, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге җитәкчеләр һәм җәмгыятьтәге процессларга битараф булмаган, илнең иҗади яңарышында катнашырга теләгән барлык кешеләр чакырылган иде.

Форумда Ютазы районыннан район хатын-кызлар советы әгъзасы Флюра Нәбиуллина катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International