Татарстанлылар индивидуаль эшмәкәрләренең балалар укыту һәм карау хезмәтләре өчен ана капиталы белән түли ала

2022 елның 26 августы, җомга

Пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә  шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады. Ата-аналар хәзер шулай ук балаларны шәхси укытучыларда укыткан  һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен ана капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр  юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин иде.

          Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ана капиталын физик затларның хезмәт күрсәтүләренә ике шарт үтәлгәндә кулланырга мөмкин. Беренчесе - килешү  төзегән кешенең шәхси эшмәкәр статусы булу. Мондый очракта үзмәшгульлек сыйфатында теркәлү генә җитми. Шуңа күрә капитал акчасын һөнәри керемгә салым түләүче  яки гомумән беркайда да теркәлмәгән шәхси репетитор хезмәтенә түләүгә тотарга ярамый.

           Икенче шарт - эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булу. Ул баланы шәхси мәктәптә укыту яки балалар бакчасында тәрбияләүгә генә түгел,  бала укытучы белән индивидуаль шөгыльләнгән яисә  бала карауга няня яллаган очракларга да кагыла.

          "Якынлашып килүче яңа уку елы алдыннан ана капиталы  белән эш итү мөмкинлекләрен киңәйтү урынлы. Балалар бакчалары, секцияләр һәм индивидуаль эшкуарлар оештырган дәресләр өчен ана капиталы белән түләү - ана капиталы мөмкинлекләрен сизелерлек арттыру ул”, - диде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

           Эшмәкәрләрнең хезмәт күрсәтүләре өчен ана капиталын файдалану укыган өчен стандарт буенча түләү тәртибеннән берни белән дә аерылмый диярлек.  Ата-аналарга Пенсия фондына бары ике документ тапшырырга кирәк. Хезмәт күрсәткән өчен шәхси эшмәкәр белән  бәяне күрсәтеп төзелгән килешү һәм  капитал акчасын шул максатка файдалануны сорап язылган  гариза. Документлар Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә һәм ана капиталы буенча хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International