2022 елның 25 августында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде

2022 елның 26 августы, җомга

2022 елның 25 августында 06-00 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче километрында Ютазы ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары һәм җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченныйлар белән берлектә «Тоннель» рейды үткәрделәр.

Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, хокук бозулар кылган өчен эзләнүдә булган затларны Эчке эшләр министрлыгы учетлары буенча тикшерү. Исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклауга аерым игътибар бирелде.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 68 автомашина тикшерелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2 очрагы ачыкланды - алгы як тәрәзәләренә үтә күренмәлелекне начарайтучы япма (тонировка) каплаган өчен. «Тонировкаланган» автомобиль йөртүчеләргә хокукка каршы гамәлләрне туктату турында таләпләр бирелде.

 

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.

 

Белешмә: яктылык үткәрүчәнлеге техник регламент таләпләренә туры килми торган пыяла урнаштырылган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен РФ КоАП 12.5 статьясындагы 3.1 өлеше буенча административ җаваплылык каралган, бу 500 сум күләмендә штраф салуга китерә. Билгеләнгән срокта хокукка каршы гамәлләрне туктату турында законлы таләп бирелә. Алгы яки ян як пыялалары тонировкаланган автомобиль белән кабат идарә итү факты ачыкланганда, автомобиль йөртүчегә карата РФ КоАП 19.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ материал төзелә, ул суд каравына тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International