Беренче букча һәрвакыт истә кала

2022 елның 26 августы, җомга

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»  - шундый исем астында Урыссу гимназиясенең мәктәп ишегалдында чара узды.

Авыр тормыш вазгыятендә калган гаиләләр арасыннан районның булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Букчалар алуда районның сәнәгать предприятиеләре, башкарма комитет бүлекләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре финанс яктан катнашты.

- Кадерле балалар, ата - аналар, укытучылар, - дип мөрәҗәгать итте чарага җыелучыларга район башлыгы Аяз Шәфигуллин, - аерым категория гаиләләрдәге балаларга мондый төр ярдәм күрсәтү районның күркәм традициясенә әверелде. Әлеге акция - моңа аеруча мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү. Беләсезме, беренче букча һәрвакыт истә кала. Анда яхшы билгеләр генә булсын. Һәм, әлбәттә инде, катнашканнары өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт. Хәерле сәгатьтә, балалар!

Менә алар, тантана сәбәпчеләре, почетлы эскәмияләрдә утыра - шундый гади әйберләрдән күңелләре булган, үзләренең яңа мәктәп формаларын киеп алгач, бераз вәкарьлеләр... Район башлыгы җитәкчелегендә предприятие һәм хезмәтләр җитәкчеләре аларга озак көтелгән бүләкләр тапшырды. Балаларның йөзләре дә балкыды. Шундый кечкенә балалар кулында шундый зур букчалар! Тиздән алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк, аның артында гади генә түгел, ә белем дөньясына мавыктыргыч юл башланачак. Әлегә алар хөрмәтенә җырлар яңгырады һәм биюләр биелде, әкият персонажлары әйлән-бәйләнгә чакырды. Ә эссе кичтә туңдырма – балалар өчен аерым бер ләззәт чыганагы. Әйе, биш минуттан бу кызлар һәм малайлар - мәктәп укучылары , ләкин һаман да нәниләр әле…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International