Анда бер әйләнешкә кисем-сурәтләр саны 64кә җитә.
Исегезгә төшерәбез, заманча медицина җиһазлары «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынган. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова сүзләренә караганда, компьютер томографиясе аппараты ярдәмендә кан тамырларын, баш миен, үпкәләрне, умыртка баганасын, сөяк структураларын һәм башка органнарны тикшерергә мөмкин булачак. Ике медицина персоналына хезмәт күрсәтәчәк КТ-аппараты бүлмәсе агымдагы елның сентябрендә үз ишекләрен ачар дип көтелә.