Һәр кешенең үз "Кече Ватаны" - туган һәм үскән җире: аның йорты, туган ягы бар

2022 елның 27 августы, шимбә

Безнең өчен мондый «Кече Ватан» - Урыссу поселогы.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссуның 75 еллыгына багышланган туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр, чара аның тарихи исеме, географик урнашкан урыны турында мәгълүмат бирүдән башланды. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева поселок тарихы, туган ягыбызны таныткан күренекле якташларыбыз, әлбәттә, табигать һәм башка истәлекле урыннар турында кызыклы фактлар сөйләде. Балаларга «Туган ягым – Россиядә бер тамчы» дигән викторина тәкъдим ителде, анда алар үзләренең кече ватаннары тарихын белүләрен күрсәттеләр, «Мин үз бистәмне беләм» һәм «Поселок урамнарын санап уз» уеннарында катнаштылар. Катнашучылар игътибарына «Урыссу тарихы иске фотосурәтләрдә» дигән видеоролик күрсәтелде. Чара балаларда туган якка, аның табигатенә, халкына һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыда үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International