Безнең районга эш визиты белән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов килде.
Депутат район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина озатуында социаль өлкә объектларында булды. Аерым алганда, Урыссудагы 3 санлы мәктәпкә барды, анда ул яңа уку елы башлануга әзерлек белән танышты. Физика һәм химия кабинетларында, шулай ук башка сыйныфларда булып, ул мәктәп җиһазларының белем бирү сыйфат стандартларына туры килүенең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.
Алдагы объект - район мәдәният йорты мәйданчыгы булды, анда реконструкцияләү эшләре тәмамланып килә. Кунакта музыкантлар – клавиш, бәрмә, кыллы уен кораллары оркестры музыкантлары рәвешендә ясалган яктырту системасы зур кызыксыну уятты…
Әбсәләм авылында җитәкчеләр иң кечкенә әбсәләмлеләрне якты балалар җиһазлары, комлык белән үзенә җәлеп иткән яңа паркта булдылар. Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева кыскача җирлекнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Җирлекләрнең төзеклеге, социаль объектларның үсеше районның алга китешен, республика белән бергә үсештә булуын күрсәтә.
Депутатның алга таба эше район башкарма комитетының утырышлар залында узды. Ирек Салихов муниципалитет бүлекләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре киңәшмәсендә катнашты, аның эше тармаклар буенча республика тарафыннан җибәрелгән план күрсәткечләрен үтәүгә багышланган иде. Җыелучылар район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллинаның чыгышын тыңладылар. Ул объектив яки субъектив сәбәпләр аркасында планнан “артта калган” кайбер хезмәтләр күрсәткечләренә игътибар итте. Мәсьәлә буенча фикер алышканнан соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина мондый киңәшмәләрне, һәр хезмәтнең үзенең йомшак яклары турында күзаллавы булсын һәм бу мәсьәләне үз вакытында төзәтә алсын өчен, ай саен үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте. Чөнки ахыр чиктә һәр буын - безнең муниципалитетның өлеше.
Депутатның эш сәфәре ахырында район башлыгы Ирек Салиховка «Татмедиа» АҖнең 2022 елның икенче яртыеллыгына «Ютазы таңы» газетасына ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә әбунә рәсмиләштерүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт хаты тапшырды.