Традиция буенча, мәгариф хезмәткәрләренең зур диалогына яшь талантларның концерт номерлары да ямь өстәде.
Конференциядә катнашучылар районның мәгариф учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән күргәзмәдә булдылар. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм башкалар катнашты.
Төп доклад белән мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов чыгыш ясады. Ул уңышларга да, шулай ук җитди игътибар бирергә кирәк булган төп позицияләргә дә тукталды. Шулай итеп, безнең район олимпиада хәрәкәте буенча уңышка ирешә, ә менә мәктәп тәмамлаучыларның барысы да өлгергәнлек аттестатлары ала алмавы барлык юнәлешләр буенча эшне активлаштырырга мәҗбүр итә. Педагогик конференциядә яңгыраганча, яңа уку елы районның педагогик корпусы алдына иң җитди бурычлар куя.
Август конференциясе иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләү тантанасын район башлыгы җитәкләде.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге чыгарылышларда укыгыз.