Медиклар авырмас өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, көчтән килгәнчә физик күнегүләр ясарга, туклану рационын контрольдә тотарга чакыра.
Сезонлы гриппны да кисәтергә мөмкин һәм моны эшләү мөһим, дип саный табиб-эпидемиолог Наилә Хөснетдинова. Дөрес чара - грипп вирусының активлашуы сезонында сафта калырга мөмкинлек бирүче гадәти прививка. Вирус эләктерсәң дә, авыруны кичерү җиңелрәк була.