Хәрби махсус операциядә катнашу өчен контракт төзеделәр

2022 елның 27 августы, шимбә

Безнең районның өч егете Донецк һәм Луганск республикаларында хәрби махсус операциядә катнашу өчен контракт төзеделәр.

Бу хакта район башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Ясалма бүленгән республикалар территориясендә хезмәт итүче батыр һәм кыю егетләр сафы безнең районнан физик һәм рухи яктан әзерлекле егетләр белән тулыланды. Бүгенге көндә алар Татарстан доброволецларыннан торган «Тимер» милли батальонында хезмәт итә. Алар белән эшләргә һәм яшәргә туры килгән кешеләр фикеренчә, бу, чыннан да, кыю сугышчылар. Бу ир-егетләрнең  гаиләләре, балалары бар. Күрше республикалар һәм дәүләтләр белән дус – тату яшәү - алар өчен буш сүзләр түгел.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел Казанда узган «Бергәлек» форумында безнең район вәкилләре катнашында узган пленар утырышта Россияне яңарту соравы, бер полярлы дөнья тәртибен формалаштыруның, кешелекнең барлык изге казанышларын юкка чыгару белән янап, какшауга китерүе кебек сораулар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International