Татарстанда һәм аннан читтә төзелеш өчен җир участогын ничек сайларга

2022 елның 27 августы, шимбә

Татарстан Росреестры инструкциясе

 

Элегрәк без республика халкының төзелеш өчен җир участогын сайлау мөмкинлеге булуы турында хәбәр иткән идек. Шул ук вакытта ул Татарстан территориясендә генә түгел, ә РФнең башка субъектларында да булырга мөмкин. Мондый объектлар турында мәгълүмат ачык кадастр картасында, әлеге максатлар өчен махсус булдырылган «Төзелеш өчен җир» сервисында урнаштырылган.

Әлеге сервис күп фатирлы йортлар һәм коттедж поселоклары төзү белән шөгыльләнүче инвесторларга, төзүчеләргә, шулай ук гади гражданнарга җир сайлау һәм сатып алу мөмкинлеге бирә.

Вәкаләтле орган, үз чиратында, кишәрлекнең милек статусын билгели (федераль, региональ, муниципаль, чикләнмәгән милек) һәм шуңа бәйле рәвештә, гариза бирә.

Аннан соң электрон аукцион үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча җиңүче конкрет участокка файдалану хокукын рәсмиләштерә. Ахырда вәкаләтле орган ФКПга торак төзелешенә җәлеп итәргә мөмкин булган участоклар турында мәгълүматны ПККда тәгаенләү өчен яңартылган мәгълүматларны җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International