Балалар Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлегенең юстиция капитаны Яруллин Рөстәм Мөдәррис улы белән очрашты.
Балалар дактилоскопия төшенчәсе белән таныштылар, шулай ук фотороботлар төзергә өйрәнделәр.
Шундый кызыклы мастер-класс үткәргән өчен тикшерү бүлегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.