28 август Татарстан Республикасы көне алдыннан без Сезнең белән Урыссу поселогы оешуның 75 еллыгын бәйрәм иттек.
Бу бәйрәм безнең барыбызны да, яшебезгә, һөнәребезгә, социаль хәлебезгә һәм милләтебезгә карамастан, якынайта. Безгә поселогыбыз, аның тарихы һәм кабатланмас йөзе кадерле.
Урыссу поселогы 1947 елда барлыкка килә һәм биредән узган федераль транспорт юллары аркасында Татарстан һәм Башкортстан арасында актив хезмәттәшлек зонасына әверелә.
Урыссу - зур потенциалы һәм үсеш алган сәнәгате (промышленность) булган поселок. Бистәнең һәм районның социаль-икътисади үсеш локомотивы булып «Электросоединитель» заводы, Урыссу химия заводы, «Волма-Әбсәләм», Урыссу руда булмаган материаллар предприятиеләре, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты кебек бюджет барлыкка китерүче предприятиеләр тора. Элеккеге Урыссу ГРЭСы мәйданчыгында «Басэт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан генератор детальләрен серияле җитештерүгә кул кую көтелә, 70 тонна җылылык алмаштыргыч (теплообменник) җыю планлаштырыла. Урыссу сәнәгать паркы яхшы темплар белән үсә.
Җиңел булмаган шартларда тотрыклы эшләгәннәре өчен предприятие җитәкчеләренә һәм хезмәт коллективларына рәхмәт белдерәм.
Урыссу поселогына якын территорияләрдә нефть, табигый газ, ком-гравий катнашмалары, кирпеч-чирәп җитештерү өчен балчык кебек җир асты байлыклары чыгарыла.
Әмма бистәбезнең төп байлыгы - халык. Безнең төп максатыбыз - һәр ютазылыга уңайлы яшәү шартлары тудыру. Кеше тормышының бер ягы да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Бу мәгариф, медицина өлкәләренә, шулай ук күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, йорт яны территорияләрен һәм юлларны ремонтлау, тротуарлар төзү, торак пунктларны су белән тәэмин итү сорауларына да кагыла.
Ел саен белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт эшләре алып барыла. Быел Урыссудагы 3 санлы урта мәктәптә, коррекцион мәктәптә, шулай ук Иске Урыссу, Иске Каразирек, Димтамак мәктәпләрендә ремонт ясалды.
Район халкы өчен компьютер томографы сатып алынды, хәзер Урыссу район үзәк хастаханәсендә монтажлау эшләре тәмамланып килә.
Парклар, скверлар һәм башка иҗтимагый киңлекләр халыкның яраткан ял итү урынына әверелде.
Быел "Татнефть" компаниясе ярдәме белән район мәдәният йорты янындагы үзәк мәйданны реконструкцияләү эшләре башкарылды.
“Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру дәвам итә. 2021 елда 43 йорт яны территориясе ремонтланды, 2022 елда 2 ишегалдында ремонт ясалды, тагын өч ишегалдын 2023 елда төзекләндерү планлаштырыла.
Без күп еллар дәвамында хәл ителмәгән проблеманы чишә алдык, Урыссу үзәк базарын төзекләндердек. Бүгенге көндә базар тиешле таләпләргә туры китерелгән, моны биредәге сатучылар да, район халкы да тулысынча бәяли алды.
Проблемаларны хәл итүдә үзара салым программасын тормышка ашыру иң зур ярдәм булды.
Ел саен үзара салым акчасына юлларны, тротуарларны ремонтлау, зиратларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, урам яктырткычлары урнаштыру кебек эшләр башкарыла.
Алда бик күп идеяләр һәм планнар, проектлар тора. Без музей булдыруны, 3 нче мәктәптә спорт залы, «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагерында яңа корпус төзүне планлаштырабыз, район территориясен төзекләндерүне дәвам итәчәкбез. Сүз дә юк, әлеге программаларны гамәлгә ашыру сезнең катнашыгыздан һәм республика ярдәменнән башка мөмкин түгел.
Тырышлыгыбызны берләштереп кенә без билгеләнгән максатка ирешә алачакбыз. Бергәләп эшләгәндә, без барысын да булдырачакбыз, һәм биредә яшәүче һәркем «Мин үз Урыссуымны яратам!» - дип горурлык белән әйтә алсын өчн без барысын да эшләячәкбез.
Хөрмәтле урыссулылар һәм район халкы! Сезне поселокның 75 еллык юбилее һәм якынлашып килүче Республика көне белән котлыйм. Тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт. Сезгә озак елларга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет телим!
Бәйрәм белән!!!