Ютазы районы үзәге - Урыссу бистәсе юбилеен бәйрәм итү күңелле һәм истә калырлык үтте.
Машиналар һәм хезмәт коллективлары колоннасы Урыссу поселогының үзәк урамы буйлап бәйрәм йөреше Урыссуның башлангыч сәнәгать потенциалын символлаштырды. Кечкенә генә бистәдән ул чәчәк ата торган торак пунктка әверелде. Район иҗат коллективларының театральләштерелгән куелышы Урыссу поселогы оеша башлаган чорны гәүдәләндерде. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм тантанада катнашкан район җитәкчелеге вәкилләре район һәм күрше шәһәрләрдә яшәүчеләрнең үзенчәлекле кулдан ясалган эшләрен, халкыбызның күп кенә һөнәрчелек эшчәнлеген күрсәтүче әйберләр күргәзмәсен карап чыктылар.
Район мәдәният йортының яңартылган мәйданында декоратив сәнгать осталары ярминкәсе, «Безнең төбәк» фото-күргәзмәсе оештырылган иде. Районда һәм аннан читтә танылган артистларның, яшь һәм олы яшьтәге талантларның концерт номерлары тамашачыларны җыйды, алар алкышларны кызганмады. Бәйрәм дәвам итә. Тулырак мәгълүматны «Ютазы таңы» газетасында укыгыз.