“Гаилә” паркында поселок көнендә "ГТО хәрәкәтенә тартыл" акциясе узды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Урыссуның 75 еллыгын бәйрәм итү көнендә "Гаилә" паркында, Ютазы районының "ГТО" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тестлаштыру үзәгенең мобиль мәйданчыгында "ГТО хәрәкәтенә тартыл" акциясе үткәрелде.

Биредә теләгән һәркем нормативларны тапшыруда үз көчләрен сынап карады һәм ГТО турында кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Паркта йөргән балалар спорт акциясендә бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International