Пенсияләре, "Иминият пенсияләре турында", "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" һәм "Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында" федераль законнар нигезендә билгеләнгән яки 2018 елның 31 декабренә күрсәтелгән федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килгән мөрәҗәгать итү датасына уртача айлык керемнәре 20 000 сумнан артмаган хезмәт ветераннарына.
Ай саен 547 сум күләмендә акчалата түләү; Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 50% күләмендә субсидия. Милек формасына карамастан, торак фондында яшәүче затка субсидия бирелә;
коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының 50% күләмендә, халыкка хезмәт күрсәтүләрдән файдалануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә, ә үзәктән җылытылмаган йортларда яшәүчеләргә - халыкка сату өчен билгеләнгән нормалар чикләрендә сатып алына торган ягулык һәм әлеге ягулыкны китерү буенча транспорт хезмәтләре бәясенә субсидия. Субсидия торак фонды төренә карамастан бирелә;
абонентка даими файдалануга бирелгән телефон элемтәсе челтәренең абонент линиясе өчен түләү чыгымнарының 50% күләмендә субсидия.
Башка нигезләр буенча пенсия алучы яки эш (хезмәт) өчен гомерлек хезмәт хакы алучы Хезмәт ветераннарына, мөрәҗәгать итү датасына уртача айлык керемнәре 20 000 сумнан артмаса, 60 һәм 55 яшькә җиткәч (ир-атлар һәм хатын-кызлар) социаль ярдәм алу хокукы бирелә.