"МИНЕМ ГАИЛӘМ - МИНЕМ БӘХЕТЕМ!"

2013 елның 9 июле, сишәмбе
8 июль Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне билгеләп үтелә. Революциягә кадәр Россиядә әлеге бәйрәм Петр һәм Феврония Муромлыларның мәхәббәт тарихын һәм рус мәдәниятен чагылдырып киң билгеләп үтелгән. Бүген әлеге традиция яңадан торгызыла.
2008 елда бу көн дәүләт бәйрәме буларак билгеләнде, һәм аны бик матур исем белән атадылар - "Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне".
8 июльдә районыбызның ЗАГС бүлегендә "Минем гаиләм - минем бәхетем" исеме астында бик матур бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмдә Людмила Степановна һәм Анатолий Федорович Купцовлар, Ильсияр һәм Рамиль Вәлиевлар, аларның балалары - Ильяс, Камил, Ләйсән һәм Рүзил Сәйфетдиновлар, аларның балалары Риназ, Раиль, Ләйлә гаиләләре катнаштылар.
Купцовлар гаиләсендә мәхәббәт чаткысы Людмила һәм Анатолийның йөрәген 55 ел элек туган. Купцовлар гаиләсе ике баһадирдай егет үстергәннәр. Бүген алар үзләренең дүрт оныгына мәхәббәтләрен, яратуларын багышлап гомер итәләр.
Ә Вәлиевлар гаиләсе - Ләйсән һәм Рамиль тормыш юлыннан иңне-иңгә куеп 15 ел бергә атлыйлар. Иң мөһиме - бер-берсенә булган мәхәббәт, тугърылык хисләре елдан-ел арта бара. Вәлиевлар гаиләсе бүгенге көндә ике ул тәрбиялиләр.
Сәйфетдиновлар гаиләсе - Ләйсән һәм Рүзил - бер-беренә таяныч, терәк булып гомер юлыннан бергә атлауларын дәвам итәләр. Әлеге гаилә өч бала үстерә - 2 баһадирдай егет һәм бер сылу кыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International