Хөрмәтле райондашлар!
Кадерле Ютазы районы халкы һәм кунаклар!
Сезне чын күңелдән Татарстан дәүләт бәйрәме - Республика көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлеген, дуслыгын, берләшүен гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ шуңа бәйле.
Ютазы районы - Татарстан Республикасының перспектив һәм динамик үсештәге районнарының берсе. Монда үткәннәрен хөрмәт иткән һәм якты киләчәккә оптимизм белән караган кешеләр яши.
Безнең өчен сәнәгать производствосын, авыл хуҗалыгын, эшмәкәрлекне, мәгариф, сәламәтлек саклау, спортны үстерү юлында беренче урында - районыбызның һәр кешесе өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру, үткәннең мәдәни традицияләрен саклау һәм арттыру. Бу безнең киләчәгебезнең нигезе бит!
Үзара аңлашу һәм үзара хезмәтәшлек ярдәмендә генә без бу эштә югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз!
Барыгызга да иминлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, нык сәламәтлек телим.
Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!