29 августта балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Чара район ата-аналар комитеты рәисе Г. Р. Сәламова, район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Рузанов С. А, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУның профилактикалау бүлеге начальнигы Игнатьева Р. И., мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Мөхәммәтҗанова А.Ф. һәм ЮХИДИ инспекторы Жанназаров Р. М. катнашында үтте.

Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләсендә иң кискен мәсьәләләр, аерым алганда, велосипедларда, самокатларда, скутерларда, шәхси хәрәкәт чараларында йөрүләре турында фикер алышынды. Ата-аналар җәмәгатьчелеге катнашындагы кайбер чаралар каралды. 2022-2023 уку елына эш планына үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International