Әбсәләм, Бәйрәкә һәм Кәрәкәшле авылларында тантаналы рәвештә парклар ачылды.
Шыксыз гына участоклар җәй айлары дәвамында төзекләндерелгән ял итү зоналарына әверелде. Төзелеш эшләре Татарстан Республикасының иң төзек торак пунктлары арасында авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсы программасы кысаларында башкарылды.
Тантаналы чараларда җирлек һәм район җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, авыл халкын Республика көне белән котлап, әлеге ял зоналары – һәр муниципалитетта, шул исәптән авылларда республика социаль әһәмиятле программаларын тормышка ашыруның ачык чагылышы, дип ассызыклады. Авылдашларны җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре котлады. Подрядчылар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатларын кабул иттеләр.
Авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев Кәрәкәшле авылында яңа туган балаларның аналарын котлады. Кәрәкәшлеләр өчен икеләтә бәйрәм, алар Кәрәкәшле авылының 265 еллыгын бәйрәм итә. Бәйрәмгә чакырылган авылның иң өлкән кешесенә бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Бәйрәкә авылында яңартылган парк ачылудан тыш, обелискны капиталь ремонтлаганнан соң ачу да булды. Яшьармиячеләрнең күңелләргә үтеп керерлек чыгышы тынычлыкның бәллүр сыман уалучан булуы турында искәртте. Яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган авылдашларын чарада катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге объект биредә эшләп килүче авыл хуҗалыгы коллективы акчасына төзелгән һәм аңа ремонт кирәк булган. Шуңа күрә, Бәйрәкә халкы өчен дә бу икеләтә бәйрәм булды. Яңартылган сквер һәм обелиск - бердәм ансамбль, Бәйрәкә авылының архитектур йөзен бизи. «АгроМир» ҖЧҖ җитәкчесе Сирин Галиев һәм район башлыгы Аяз Шәфигуллин обелиск постаментына кызыл канәферләр салды.
Тантана символикасын – ал тасманы кисү, артистлар һәм иҗат коллективлары, балалар уен мәйданчыкларында чыгыш ясау, спорт келәмнәре һәм турниклардагы спортчылар, эскәмияләрдә утыручылар һәм яшьләр барысы да балалар белән рәхәтләнеп ял итәргә, гомумән җәмгыятьнең лаеклы үсешенә ярдәм итәргә тиешле объектларны ачу шатлыгын уртаклашырга килгән. Иң мөһиме, диелде чарада, яңартылган истәлекле урыннарга, ял итү урыннарына сакчыл мөнәсәбәттә булу мөһим.