Бу көннәрдә тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән Атласка Батырлык орденын тапшырды.
Батыр авыл егете һәрвакыт кыюлыгы белән аерылып торган.
Элекке чик сакчысы, Украинадагы вакыйгаларны тыныч кына күзәтә алмаган һәм махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылган.
Луганск Халык Республикасының кайнар нокталарында хезмәт итеп, сугыш вакытында миномет уты астына эләгә һәм яралана. Шуннан соң госпитальгә эвакуацияләнә. Бәхеткә, яралары төзәлә һәм ул туган ягына исән-сау әйләнеп кайта.
Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Атлас Хөкүмәт бүләге белән билгеләнә. Бу көннәрдә тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе аңа Батырлык орденын тапшырды.
Батыр һәм кыю якташыбыз белән горурланабыз.