Ютазы районында яшәүчеләр «Җиңү диктанты» акциясендә катнаша алалар

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

3 сентябрьдә Урыссуның 3нче номерлы мәктәбенә «Җиңү диктанты» («Диктант Победы»)  халыкара патриотик акциясендә катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла.

Башлана 14.00 сәгатьтә.

«Җиңү диктанты» акциясе 2019 елда «Бердәм Россия»нең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында старт алды. Әлеге чара укучыларда, яшьләрдә, шулай ук Россия һәм чит ил гражданнарында илебезнең героик үткәне вакыйгаларына карата кызыксыну уяту, үз тарихын тикшерергә, ата-бабаларыбызның батырлыклары турында яңа мәгълүмат белергә мөмкинлек бирү максатыннан үткәрелә.

Әзерлек тестын диктантпобеды.рф акциясе сайтында узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International