Ютазы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Урыссу поселогының 75 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты.
Район мәдәният йорты мәйданында Урыссу поселогының барлыкка килү тарихына багышланган “Безнең туган як” фотокүргәзмәсе - фотоелъязмасы оештырылды.
Төзелеп килүче поселокның үсешен күрсәтү поселокның битараф булмаган яшәүчеләре Рәсимә Камалетдинова һәм Гөлнара Гобәйдуллина, Сергей Новиковның "Без булдырабыз" сайты һәм район архивы ярдәмендә мөмкин булды.