Кадерле ата-аналар, педагоглар, укучылар!

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Искиткеч бәйрәм – Белем көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Бу укучылар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы көн. Ул барлык буыннарга да кадерле, чөнки безнең һәркайсыбызның тормыш юлы күбесенчә мәктәп еллары белән билгеләнә. Яраткан мәктәбе һәм беренче укытучы һәр кешенең җанында мәңгегә эз калдыра.

Бүген укучылар һәм студентлар өчен яңа белем һәм вакыйгалар белән тулы яңа уку елы башланачак. Педагоглар өчен ул мөһим һәм катлаулы эшнең чираттагы этабы булачак, аның нәтиҗәләренә илебезнең киләчәге бәйле.

Бүген аерым котлауларны беренче сыйныф укучыларына юллыйсы килә!

Кадерле беренче сыйныф укучылары! Бүген сез зур тормыш юлына беренче адым ясыйсыз. Белем иленә кызыклы сәяхәт сезгә көн саен яңа ачышлар алып киләчәк. Сезгә яхшы билгеләр, кызыклы дәресләр, тугры дуслар телим!

Белем алу - җиңел булмаган, әмма шатлыклы һәм мавыктыргыч хезмәт. Бу уку елы да якты һәм нәтиҗәле, әһәмиятле һәм файдалы булсын, сезнең һәркайсыгызга үз хыялыгызны тормышка ашырырга һәм гади нәрсәләргә яңача карарга ярдәм итсен!

 

Район башлыгы Шәфигуллин А. Ә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International